Центральная библиотека

язгы изгелек атнасы

“Язгы изгелек атнасы” бөтенроссия ирекле акция кысаларында Рангазар авыл китапханәсендә "Авырмыйча яшәү серләре " дигән мәгълүмат көне үткәрелде. "Сәламәтлек аланы" дигән тематик киштә эшләнде. Укучыларга сәламәтлек турындагы китаплар тәкъдим ителде. Шәфкать туташы Садриева Г. "Сәламәт бала - сәламәт гаилә" дигән чыгыш ясады. Белгеч көнендә укытучы Гыйльфанова Н. һәм 2-3 сыйныф укучылары катнашты.