Центральная библиотека

“Шигъри мизгелләр”

15 август көнне “Сарман” кинотеатры янындагы паркта Сарман китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Шигъри мизгелләр” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге бәйрәмгә шигырь яратучылар җыелган иде. “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рәис Кәлимуллин, Айсылу Кәлимуллина, Фәйрүзә Хәбибуллина, Зөлфия Шәрипова, Дамир Гарифуллин, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова, үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре матур һәм эчтәлекле шигырьләр укып, тирә-юньгә сихри илһамлылык өстәделәр.