Центральная библиотека

«Дәверләргә ялгап елларны”

15 октябрь – Хәтер көне.Ул – дәүләтчелеген, димәк, Татар илен һәм җирен, иманын саклап калу өчен каннарын түкккән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, татарлыгыбызның әле исән икәнен күрсәтү. Татар милли хәрәкәте 1552 елда Казанны саклап шәһит киткән бабаларыбызны искә алу йөзеннән ел саен матәм чаралары уздыра. Хәтер көне уңаеннан Сарман үзәк китапханәсе “Шәфкать” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә “Хәтерләрне барлыйк яңадан” дип исемләнгән кичә үткәрде. Китапханәчеләр «Дәверләргә ялгап елларны” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, газета материаллары урын алды.