18 июль - Бөтендөнья фольклор көне
18 июль - Бөтендөнья фольклор көне. Татар халкының фольклоры бик бай, бик борынгы заманнардан килә. Безнең бурыч - халкыбызның кыйммәтле ядкарьләрен киләчәк буыннарга тапшыру.
Балаларыбыз, оныкларыбыз гореф - гадәтләребезне, йолаларыбызны белеп үссеннәр, ата- бабаларыбыз калдырган бай мирас алар буынында өзелеп калмасын дигән максат белән үзәк ял паркында “Кадерле мирас” дип исемләнгән чара үтте. Фольклор кичәсендә балалар белән халык җырлары, әкиятләр, риваятьләр, мәкаль-әйтемнәрне искә төшердек, табышмаклар чиштек. Шулай ук татар халык уеннарын «Без, без, без идек», «Йөзек салыш», «Тукмаклы» уеннарын уйнадык, телкөрмәкләндергеч, тизәйткечләр әйтештек, балалар татар орнаментларын җыю остаханәсендә катнаштылар.