Центральная библиотека

«Исемең матур, кемнәр куйган?» дип исемләнгән тематик кичә

Дөньяда һәр нәрсәгә исем - атама бирелгән. Кешеләр, кош – кортлар, хайваннар, шәһәр һәм авыллар, таулар һәм күлләр, диңгез һәм океаннар... Бер сүз белән әйткәндә безнең әйләнә – тирәбездәге бар нәрсәләрнең исемнәре бар.
    13 апрель көнне Сарман үзәк китапханәсендә Сарман гомум белем бирү мәктәбенең 9 «А» сыйныф укучылары белән «Исемең матур, кемнәр куйган?» дип исемләнгән тематик кичә үтте. Исем – ул язмыш тамгасы. Татар халкы элек – электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Әти – әниләр балаларына матур эчтәлекле, аһәңле, җиңел әйтелешле исемнәр бирергә тырышкан. Бу көнне укучылар белән ислам дине белән бәйле исемнәрне, гарәп, фарсы теленнән кергән исемнәрне барладык, рус һәм европа телләреннән алынган исемнәргә тукталдык. Шулай ук газета – журналлардагы чыганаклардан карап бүгенге еш кулланылучы 6 кыз, 6 малай исемнәрен билгеләдек. Укучылар белән «Ай» һәм «Ил» компоненты кергән исемнәрне барлау, «Баш хәрефләр» уеннары уйналды, җырларга кергән кеше исемнәрен барладык һәм әлеге җырларны тыңладык. Моннан тыш һәрбер укучының үз исеме нәрсә аңлатуы турында мәгълүмат бирелде. Кичәдә Гүзәл Уразова башкаруындагы «Балаларым», шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең «Мин Җәмилә түгел, Жинечкә!» дигән шигырьләрен тыңладык. Кичә барышында китапханәче Ильмира Нигматуллина ясаган презентация күрсәтелде. Чараны китапханәче Рәзинә Гарифуллина әзерләде һәм алып барды.