Центральная библиотека

«Изге Болгар җире» дип исемләнгән виртуаль сәяхәт

19 май көнне «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан  «Изге Болгар җире» дип исемләнгән  виртуаль сәяхәт утте.

Изге Шәһре Болгар халкыбыз өчен рухи һәм дини мәркәз символы буларак та, үзенең әһәмиятен саклап калган. Чөнки Болгар җире, Идел буенда Ислам диненең бишеге. Нәкъ биредә Ислам дине ата – бабаларыбызның яшәеш рәвешенә әйләнеп, аларга күп гасырлар дәвамында сабырлык биреп, юкка чыгудан саклап килгән.

Китапханәчеләр исламның килеп чыгышы, тарихы хакында сөйләделәр. Тамашачылар изге Болгар җиренә сәяхәт кылдылар. Авылыбызның хөрмәтле кешесе Вәсимә апа Якупова догалар, вәгазьләр, мөнәҗәтләр әйтте. Өлкәннәребезгә «Ислам – тынычлык дине» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.