Центральная библиотека

Әзһәр Габидине искә алу кичәсе

14 октябрьдә Сарман балалар сәнгать мәктәбендә фронтовик-шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, якташыбыз Әзһәр Габидине искә алу кичәсе үтте. Бу көнне мәктәпнең тамашалар залы әдипнең иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр белән тулы булды. Чарага якташыбызның хезмәттәшләре, укучылары, авылдашлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, туганнары, балалары, шулай ук ТР язучылар берлегеннән, аның Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендәге бүлекчәләреннән күренекле язучылар, шагыйрьләр килгән иде. Алар Әзһәр Габидигә бәйле булган хәтирәләр белән тамашачылар белән уртаклаштылар. Сарман гимназиясе укучылары һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Сарманнан Гөлнара Якупова, Фалых һәм Гөлшат Мостафиннар, Ләкедән Рәйлә Асанова, Чукмарлы авылыннан Зөлфия Туктарова, мәшһүр җырчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев, Әзһәр аганың сүзләренә иҗат ителгән матур җырларны башкарып, халык күңелен моңландырдылар. 
2016 елның 14 октябре, җомга көн, Әзһәр Габидине әдәбият сөючеләр, аның шигырь юлларындагыча, “әрләп түгел, тик сагынып кына” искә алдылар. Бу көнне яңгыраган җылы сүзләр күренекле якташыбызның рухына изге дога булып барып ирешсен иде.