Центральная библиотека

3 сентябрь – терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне.

3 сентябрь – терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне. Ул көнне без Беслан фаҗигасен исебезгә төшерәбез. Шул уңайдан “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә үзәк китапханә хезмәткәрләре “Чәчәкләр – тормыш яме” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар. 
Кичәдә юкка гына чәчәкләр темасы яктыртылмады. Чәчәкләр – тормыш яме, тормыш символы. Ә Беслан фаҗигасендә ничәмә-ничә бала, ата-ана, укытучылар бер гаепсезгә вафат булды, чәчәк кебек гомерләр өзелде...Кичә барышында фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Чәчәк турында шигырь, җырларыбыз аларның рухына дога булып барып ирешсен иде. 
Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!