Кавзияковская сельская библиотека - филиал № 6

Ифтар мәҗлесе

Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хәкимлек итә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Көннәрнең олугысы – җомга көне, ул ике гает, Гарәфә, Гашүрә көннәреннән дә олуграк. Кичәләрнең олугысы – Кадер кичәсе, айларның олугысы – изге рамазан ае». Күпләребез Аллаһы ризалыгы өчен ураза тота, ифтар мәҗлесләре оештыра. Уразадагы мөһим гамәл ул – авыз ачтыру. Әлеге айда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала. 
Ифтар мәҗлесе Кәүҗияк авылында да үткәрелде.Табын әзерләүдә китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.