Кавзияковская сельская библиотека - филиал № 6

Яшьлэр белэн эш

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү, аларны заманга лаеклы шәхес итеп тәрбияләү - үтә катлаулы эш. Урам һәм телевидениенең тискәре йогынтысы гаять көчле булган хәзерге чорда бигрәк тә. Яңа гасыр алдыбызга көннән-көн катлаулырак бурычлар куя. Бүген белем һәм мәгълүматка ия булу гына җитми, аларны тормышта төгәл куллана да белергә кирәк. Әхлаклы, белемле, проблемаларны мөстәкыйль хәл итәрлек, илнең социаль-икътисадый үсеше өчен җавап бирерлек буын үстерә алуыбыз - безнең төп бурычларның берсе. Тәрбия - кешенең бөтен тормышының асылын тәшкил итә торган категория. Шунлыктан, бигрәк тә үсмер вакытта, бала тәрбиясенә аеруча җаваплы карарга кирәк. Шуларны истә тотып, Кәүҗияк авылы мәдәният йортында китапханәчесе Г.Давлетшина белән берлектә”Яшүсмерләрнең психологик үзенчәлекләре”дип исемләнгән фикер алышу уздырылды.