Россия көне

12 июнь көнне Россия Федерациясе Дәүләт бәйрәме-Россия көне билгеләп үтелә.Халык аны милли бердәмлек,теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә.Илебезнең төп байлыгы-аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте,гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк бунга тапшырырга кирәк. Шул уңайдан Илексаз авыл китапханәсе дә Илексаз мәктәбе лагерына йөрүче балаларга информацион сәгать үткәрде.Ул үз эченә түбәндәге бүлекләрне алды "Россия-минем горурлыгым","Бердәмлектә безнең көчебез".Китапханә фондында булган китаплардан күргәзмә ясалды.Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар,күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды,һәм эчтәлекле,төсле рәсемле,яңа китаплар аша балалар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмәт алдылар.