Альметьевская сельская библиотека - филиал № 3

Шигырь кичәсе

Буген, 24 нче январ көнне, Әлмәт авылы китапханәсендә, әдәби әсәрләргә, телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт уяту максатыннан, 5нче сыйныф укучылары һәм Ф.Загирова, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән "Татар теле- шигри тел!" дигән шигырь кичәсе үткәрелде.Укучылар сәнгатле итеп яраткан шигырләрен сөйләделәр, табышмакларга җавап эзләделәр, мәкалләрнең дәвамын әйттеләр. Соңыннан алып килгән китапларын алыштырып алдылар.