Сулы-Сакловская сельская библиотека - филиал № 33

"Бакчачыларга бездән киңәшләр"

Барыбыз да елның иң ямьле, иң хозур мизгелен - җәйне өзелеп көтәбез. Чынлап та, җәйге кояш нурлары астында рәхәтләнеп су кереп тә, кызынып та, ял итеп тә була. Ләкин бакчасы, хуҗалыгы булганнар өчен җәй тырыш хезмәт вакыты да. Борынгылар юкка гына: "Җәй җитте - эшнең чиге-чамасы юк" яки "җәй килде - балык тоту турында оныт" димәгәндер. Чынлап та, җәй- бар уңышка нигез салу өчен иң җаваплы чор. Шул уңайдан Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә китап сөючеләр өчен "Бакчачыларга бездән киңәшләр"дип исемләнгән күргәзмә киштә эшләнде