Сулы-Сакловская сельская библиотека - филиал № 33

“Хәтер көне”

Халкыбызның озын - озакка сузылган үткәненә күз төшерсәк, анда аның шанлы -данлы дәверләрен дә, күкрәп чәчәк аткан чорларын да күрербез. Ләкин тарих борылмалы - сыгылмалы һәм шундый катлаулы ки, шома гына килгән юл кинәт өзелә, упкыннар каршына китереп бастыра. Халкыбыз тарихында мондый кояшсыз, караңгы көннәр дә бар... 

Шуларның иң ачысы, иң фаҗигалесе - 1552 елның октябре. Бу айда тоташ бер мәмләкәт – шөһрәте бөтен Шәрыкь дөньясына, бөтен Ауропага барып ирешкән Казан ханлыгы яшәүдән мәхрүм ителә. Явыз Иван тиңе булмаган зобанилык кыла: ут һәм кылыч белән изге туфрагыбызны канга батыра. Халык үзенең сөекле кызы – Сөембикәсе белән мәңгелеккә аерыла, Колшәриф кебек шигъри җанлы, иманлы асыл улларын югалта. Меңнәрчә - меңнәрчә каһарманнар үз илен, үз телен, үз динен саклап шәһит китәләр. Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә “Хәтер көне” уңае белән “Көзләрнең сискәндерә торган мизгеле “ дигән исемдә күргәзмә полка эшләнде. Китап сөюче дусларыбызны китапханәгә көтеп калабыз!