Сулы-Сакловская сельская библиотека - филиал № 33

“Кошлар – безнең дусларыбыз”

Яз – ул табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Җылы яклардан туган якларына кошлар кайта.Кошлар – табигать могҗизасы.Әйтерсең лә,алар шатлык өләшү,соклану һәм күңелгә илаһи көч бирү өчен яратылган.Кошлар элек – электән кешедә күкләрне айкарга,очарга омтылыш уяткан.Алар әйтерсең лә,җиһанда бар моң –аһәңне үзенә сеңдергән.Без канатлы дусларыбызны яратабыз.Алар –яшәешебез бизәге.Кошларның самими яңгыравык җыры,ачык төстәге каурыйлары табигатьне бизи,күңелгә сихәтлек,дәрт-дәрман өсти. Шул уңай белән Өчөйле Саклау авыл китапханәсендә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән күргәзмә полка эшләнде.