Сулы-Сакловская сельская библиотека - филиал № 33

"Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә"

Өчөйле-Саклау авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгы,Сарман районы оешуга-90 еллыгы уңае белән нәшер ителгән "Сандугачлар моңы булып Сарман кала хәтердә" дигән китап белән яшүсмер һәм укучы балалар өчен китап белән якыннан танышу ,әңгәмә үткәрелде. Балалар китапның тарихи документлары,табигате,елга-күлләре,үсемлекләр,хайваннар дөньясы,районыбызда эшләгән һәм бүгенге көндә эшләп килүче оешмалар,Сарман ягы тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында кызыксынып тыңладылар һәм таныштылар.