Сулы-Сакловская сельская библиотека - филиал № 33

“Салават күпере” журналы

Китапханәләребезгә кайткан яңа газета-журналлар белән китап сөюче дусларыбызны һәрдаим таныштырып барабыз. Өчөйле Саклау авыл китапханәчесе “Алсу” балалар бакчасы нәниләрен “Салават күпере” журналының яңа саны белән таныштырды. Балалар китапханәче апалары тарафыннан укылган әкиятләрне бик кызыксынып тыңладылар, аның белән бергәләп журналдагы биремнәрне эшләделәр.