Сарайлинская сельская библиотека - филиал № 19

"Туган телем - татар теле"

21нче февраль - Халыкара туган тел көне! Безнең туган телебез - татар теле. Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте,тарихи көзгесе ул.
Укучыларда ана теленә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү: Туган тел турында мәгълүматларын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, милли горурлык хисләре тәрбияләү йөзеннән Сарайлы авылы китапханәсендә "Туган телем - татар теле" дигән бәйрәм үткәрелде. Туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырады,татар халык уеннары уйналды. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.