Сарайлинская сельская библиотека - филиал № 19

"Күңелле балачак"

1июнь- Халыкара балаларны яклау көне. Балалар - кешелекнең бүгенгесе, киләчәге һәм дәвамы.Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш,гаилә җылысы,күңелле балачак кирәк. Шул уңайдан Сарайлы авылы балалар бакчасында "Күңелле балачак" дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә, балаларга районыбыз язучылары В.Хәйруллина һәм Д.Гарифуллинның шигырьләре укылды.Күңелле ярышлар оештырылды.