Александровская сельская библиотека - филиал № 2

Клара Булатова белән очрашу кичәсе

Бүген Александровка авылында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,Габдулла Тукай, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби премияләр лауреаты,.якташыбыз,шагыйрә Клара Булатова белән очрашу кичәсе уздырылды.Очрашуда Клара Булатова иҗатын яратучы авылдашларыбыз,район ветераннар советыннан Хәйруллина Н.Г.."Җәлил чаткылары"әдәби-иҗат берләшмәсеннән Гафифә Гаффарова,Әнисә МинҺаҗева,Халисә Шәйдуллиналар катнашты.