Александровская сельская библиотека - филиал № 2

"Оста куллар*

Элек-электән һәр милләт үзенең кул эшләренә оста, киң кырлы иҗат кешеләре белән горурланган. Ә эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора. Александровка авыл китапханәсе каршында да күп еллар инде "Оста куллар*түгәрәге эшләп килә.Шушы көннәрдә,бакча эшләре тәмамлангач,түгәрәк үз эшен җанландырып җибәрде.