" Әкият иленә сәяхәт"
Кышкы каникул чорында балаларның ялын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Александровка авыл китапханәсе " Әкият иленә сәяхәт" дип исемләнгән әдәби чара оештырды. Балалар күргәзмәдәге әкият китаплары белән таныштылар, үзләренә ошаган әкиятләрне кычкырып укыдылар. Соңыннан мультфильмнар күрсәтелде.