Александровская сельская библиотека - филиал № 2

Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь

Күренекле татар язучысы,әдәби премияләр лауреаты Нәбирә Гыйматдиновага 60 яшь тулды.Бүгенге көндә ул иң күп укыла торган китаплар авторы.Сигез ел рәттән "Ел китабы" республика конкурсында беренчелекне алып килә.Ул үзенчәлекле яэучы.Аның геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар.Үзенең әсәрләрендә әдип кешеләрне табигать кочагына кире кайтырга өнди.Табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласының шәфкатьлелек,бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була.
Александровка авыл китапханәсендә дә Нәбирә Гыйматдинованың китаплары яратып укыла. Юбилее уңаеннан аның иҗатын яратучылар белән "Синең бер тамчы караңа,кояш нуры сыйган бит"дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.Кичә барышында һәркем үз фикере белән уртаклашты,авторның әсәрләре буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.