Рангазарская сельская библиотека - филиал № 16

“Иленең батыр улы”

М.Җәлил... Бу исем һәркемгә таныш. Шагыйрь, сугышчы,көрәшче. Бөек Ватан сугышы каһарманы, Советлар Союзы герое... 15 февраль герой-шагыйрь М.Җәлилнең тууына 113 елга китапханәдә “Иленең батыр улы” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Укучылар белән күргәзмә янында 
“ Татарның бар батыр уллары”дигән әңгәмә дә үткәрдек. Алар М.Җәлил шигырьләренә рәсемнәр дә ясап алып килделәр. Бөек татар шагыйре иҗаты белән танышырга балалар бакчасы коллективы да килде. Балаларга “Җәлил варисларына ” дигән яңа китаптагы шигырьләрне кычкырып укыдык.