Рангазарская сельская библиотека - филиал № 16

Рангазар авылында-“Библиотөн

Рангазар авыл китапханәсендә Бөтенроссия “Библиотөн” акциясе кысаларында, бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап, "Без - Тукайлы халык" дигән могҗизалар кыры уены уткәрелде. Уенда төрле яшьтәге китап укучылар катнашты. Супер уенга Латипова Нурзия барып җитте һәм, сорауга дөрес җавап биреп, җиңүче булды. Тәнәфесләрдә Г.Тукайның жырлары жырланды, Латипов Румил курайда татар көйләрен уйнады, шагыйрьнең шигырьләре укылды. Кичә "Туган тел"не җырлап тәмамланды.