Рангазарская сельская библиотека - филиал № 16

«Тарихи хәтер»

21 июньнән 22 июньгә каршы төндә «Тарихи хәтер» проекты кысаларында, Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тулу уңаеннан, Бөтенроссия “Хәтер шәме” акциясе уздырылды. Акциягә Рангазар авыл китапханәсе дә кушылды. Бу көнгә багышлап, “ Кирәкми безгә сугыш ” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Балалар белән сугышта катнашкан барлык авылдашлар хөрмәтенә шәмнәр кабызып, аларны искә алдык, һәйкәлгә чәчәкләр салдык.