Рангазарская сельская библиотека - филиал № 16

Рабит Батуллага 80 яшь

26 нчы март көнне күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе Рабит Батулла үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Рангазар авыл китапханәсендә аның иҗатына багышланган, “ Бар шундый Батулла ”дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итүче язучының китаплары зурларга да, укучыларга да тәкъдим ителә.