Петровская сельская библиотека - филиал № 15

Әниләр көне

Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки “әни” дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Бәйрәм уңаеннан Петровка китапхәсе укучысы  “Бәхет кайда?” шигырен тәкъдим итте. Шигырьне, китапханәнең өлкән китап укучысы, Флюрә апа укый.
https://vk.com/club92151379