Нуркеевская сельская библиотека - филиал № 14

“Без – террорга каршы

Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, күп җыелыш урыннарында шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була. Бүгенге көндә терроризм җәмгыятнең глобаль проблемасына әйләнде. Теге яки бу җирдә террор акты булды дигән хәбәрләрне еш ишетергә була. Ә террор булган җирдә – кан коеш, рәнҗү-әрнү һәм үлем. Дөньяның алга киткән, куәтле дәүләтләре төрле җәмгыятьләр, коалицияләр төзеп, дөньякүләм террорга каршы көрәшәләр.Нөркәй авыл китапханәчесе Мостафина Р.Р., террроризмга каршы көрәш алып бару максатында “Без – террорга каршы”, дигән класс сәгате үткәрде.