Нуркеевская сельская библиотека - филиал № 14

“М.Җәлил- герой шагыйрь”

Муса Җәлил. Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Җәлилнең тормышы, иҗаты җырга тиң. Җыр үлемсез булган кебек, аның шигырьләре, исеме дә үлемсез. М.Җәлилнең тормыш юлы безнең өчен үрнәк, нинди шартларда язылуына карамастан, аның шигырьләре безгә тирән белем һәм тәрбия бирә,туган телебезне яратырга , татар булуыбыз белэн горурланырга өйрәтә . Нөркәй авыл китапханәчесе Мостафина Р.Р., 3 нче сыйныф укучыларына “М.Җәлил- герой шагыйрь” дигән темага класс сәгате үткәрде. Укучыларны , язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.