Нуркеевская сельская библиотека - филиал № 14

Халыкара балалар китабы көне

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне.Тормышыбызга тирән үтеп кергән "китап" дигән могҗизага без шул кадәр күнеккәнбез, аңа сулый торган һава , эчә торган су кебек гадәти нәрсә дип кенә карыйбыз. Бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Китап көне уңаеннан Нөркәй "Кояшкай" балалар бакчасы, Нөркәй авыл китапханәсендә кунакта булдылар.