Нуркеевская сельская библиотека - филиал № 14

"Республикам минем"

1990 елның 30 август көне республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде.Шушы вакыт аралыгында безнең яшәешебездәге үзгәрешләрнең көннән -көн үсеш алганын, республикабызының Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә таныла баруын күреп торабыз. Бу көн Татарстанда бәйрәм көн булып билгеләнеп үтелә.Нөркәй авыл китапханәсендә бу көнгә карата "Республикам минем" дигән күргәзмә эшләнде, күзәтүләр үткәрелде.