Кутемелинская сельская библиотека - филиал № 10

“Онытмабыз Муса батырны”

Күтәмәле авылы “ Энҗечәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм тулы булмаган урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилне искә алу кичәсе уздырылды.Муса Җәлил- немец фашистларына каршы батыр көрәше, ялкынлы шигьри әсәрләре- “Моабит дәфтәрләре” белән дөньяга танылган шагыйрь. Кичәдә шагыйрьнең тормыш юлын яктырткан видеофильм күрсәтелде. Җәлил шигырьләре буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсе тәкъдим ителде ,балалар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр.Аерым төркемнәргә бүленеп,бирелгән өзекләрнең кайсы шигырьдән икәнен танып алып,аның буенча рәсемнәр ясадылар, каршы як командасы исә бу рәсем буенча шигырьнең исемен әйтеп бирергә тиеш иде. Кичә уеннар белән үрелеп алып барылганлыктан бик күңелле узды. Авыл китапханәчесе “Онытмабыз Муса батырны” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды,китаплар бирде.