Азалаковская сельская библиотека - филиал № 1

“Казан театрларына виртуаль сәяхәт”

Азалак авыл китапханәсендә “2019 нчы ел- Россиядә Театр елы” уңаеннан “Казан театрларына виртуаль сәяхәт” оештырылды. Китап укучылар Казан шәһәрендә урнашкан театрлар белән таныштылар. Соңыннан “Театр – сихри дөнья” дигән китап күргәзмәсендәге татар театры тарихы, артистлар тормышын яктырткан китапларга күзәтү ясалды.