VII Дөньякүләм #әдәбимарафон

15 майда Казанның УНИКС концертлар залында VII Дөньякүләм #әдәбимарафон бәйгесенең финалистларын бүләкләделәр. 1-21 нче апрель көннәрендә узган әлеге чара Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган иде. Катнашучыларның саны бу юлы 1100 дән артып киткән! Бүгенге бәйрәмгә исә барлык таләпләрне үтәгән китап укучылар гына чакырулы. Менделеев районыннан #әдәбимарафон да барлыгы 7 кеше катнашкан, шуларның өчесе китапханәчеләр: Татар китапханәсеннән Гөлназ Хафизова, Камай китапханәчесе Гөлфидә Галимуллина, Бәзәкә китапханәчесе Фәния Бәшәрова.

Бүләкләү тантанасы оешкан төстә үтте. Марафонда катнашучыларны дәүләт эшлеклеләре, танылган язучылар, шагыйрьләр котладылар, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Шушы чарада яңа гаиләгә нигез салыну бик дулкынландыргыч булды, проектның җитәкчесе, Татнетны үстерү фонды директоры Раил Гатауллин үсеш тренингы үткәрде. Тантана #әдәбимарафон гимны белән тәмамланды. Татар теленә, татар китабына багышланган шундый зур күләмле чарада катнашуыбыз белән  горурланабыз һәм оештыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләсе VIII-нче #әдәбимарафонда районнан катнашучылар саны артсын иде дигән теләктә  калабыз.