Рухи сафлык сагында...

26 сентябрьдә Үзәк китапханә залында күренекле татар язучылары Нәбирә Гыйматдинова һәм Галимҗан Гыйльманов белән әдәби очрашу узды.

Очрашуга китапханәчеләр, укытучылар, “Ядкарь” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр, студентлар һәм гомумән, әдәбиятка битараф булмаган китап укучылар җыелды.

Нәбирә Миннәхмәт кызы Гыйматдинова - Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур, Ф.Хөсни, М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге әдәби премияләр иясе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы, 20 дән артык китап авторы. Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов - Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш, Ф.Хөсни, С.Сөләйманова исемендәге премияләре, әдәбият өлкәсендә зур казанышлар өчен "Шолохов Медале" иясе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, прозаик, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече.

Әдәби очрашуны ачып җибәреп, алып баручы Г.Хафизова язучылар белән таныштырды, аларның фәлсәфи мәгънәгә ия, үзенчәлекле иҗатлары турында әйтеп узды. Данияр Кәбиров курайда моңлы көйләр уйнап, илаһи мизгелләр бүләк итте. Язучылар Н.Гыйматдинова, Г.Гыйльманов үз тормышлары, иҗатка килү юллары турында сөйләделәр, тамашачылар: Ф.Фаррахова, Р.Нәгыймова, Г.Евдокимова, Ф.Гәрәева, Н.Гыйззәтуллина, Ф.Бәшәрова, Г.Галимуллина, С.Воронцова һ.б. биргән сорауларгаҗавап бирделәр. Татар Конгрессының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Л.Галиева хөрмәтле кунакларга, кичәне оештыручыларга теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде. Китапханәләр системасы директоры Л.Красноперова язучыларга иҗади уңышлар теләп,Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Г.Гыйльманов Үзәк китапханәгә үзенең яңа басылган китабын бүләк итте. Очрашу автографлы китаплар сатып алу һәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.