Басып сайрар талы бар

18 апрель көнне Үзәк китапханәнең уку залында күренекле язучы, драматург Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев премиясе, Татарстан язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премияләре лауреаты Мәдинә Маликова белән очрашу уздырылды.

Кичәгә шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укучылар, район китапханәчеләре һәм, гомумән, әдәбият сөючеләр җыелды.

Мәдинә Маликова күпсанлы хикәяләр, публицистик язмалар, повестьлар, “Шәфкать”, “Басып сайрар талы бар”, “Кызыл гөл”, “Тылсым” һ.б  романнар авторы. Татар һәм рус телләрендә 29 китабы дөнья күрде, пьесалары республика театры сәхнәләрендә уйналып, уңыш казанды. Мәдинә Маликованың басмалары,төрле елларда, “Ел китабы” конкурсларында “Иң күп укылган китап” номинациясендә җиңделәр. “Арыш тәме” китабы 2017 елдаТатарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

Очрашуда Мәдинә Маликова үзенең тормыш мизгелләре, иҗатка килү юллары, әсәрләренең язылу тарихын бәян итте. Тамашачылар кызыксындырган сорауларына җаваплар ишеттеләр; зыялы, үткен, җор телле язучыны тыңлап хозурландылар; мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, яшь, күркәм, затлы булуына сокландылар;  язучы белән фотога төшеп, автографлы китапларын сатып алдылар.

Гобәйдуллина Илсөяр Хәбибулловнаның спонсорлык ярдәме белән район китапханәләре Мәдинә Маликова басмаларына баетылды. Барлык китап укучылар исеменнән аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.