Яңалык

VII Дөньякүләм #әдәбимарафон

15 майда Казанның УНИКС концертлар залында VII Дөньякүләм #әдәбимарафон бәйгесенең финалистларын бүләкләделәр. 1-21 нче апрель көннәрендә узган әлеге чара Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган иде. Катнашучыларның саны бу юлы 1100 дән артып киткән! Бүгенге бәйрәмгә исә барлык таләпләрне үтәгән китап укучылар гына чакырулы. Менделеев районыннан #әдәбимарафон да барлыгы 7 кеше катнашкан, шуларның өчесе китапханәчеләр: Татар китапханәсеннән Гөлназ Хафизова, Камай китапханәчесе Гөлфидә Галимуллин

Җылы эзли җаннар, нур көтә...

20 март көнне Үзәк китапханә залында татар китабына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелды. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, ТР журналистлар берлеге һәм ТР язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларының бүлек мөхәррире,“Ислам нуры” дини-иҗтимагый гәзитенең баш мөхәррире; әсәрләре, җырлары аша күңелгә үтеп кергән Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева белән әдәби очрашу уздырылды.

Рухи сафлык сагында...

26 сентябрьдә Үзәк китапханә залында күренекле татар язучылары Нәбирә Гыйматдинова һәм Галимҗан Гыйльманов белән әдәби очрашу узды. Очрашуга китапханәчеләр, укытучылар, “Ядкарь” әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр, студентлар һәм гомумән, әдәбиятка битараф булмаган китап укучылар җыелды.

Басып сайрар талы бар

18 апрель көнне Үзәк китапханәнең уку залында күренекле язучы, драматург Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев премиясе, Татарстан язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премияләре лауреаты Мәдинә Маликова белән очрашу уздырылды.