Җырларың калды истәлеккә

Йолдыз гомере – нурларында,

Үзе сүнә - нуры кала.

Җырчы гомере-җырларында,

Үзе китә - җыры кала.

Киләчәккә халкы белән

Үзе булып җыры бара.

Бу сүзләр авылыбыз сандугачы, вакытсыз арабыздан киткән Вафирә апа Гыйззәтуллина турында. Аллы-гөлле гөлчәчәкләргә күмелгән болыннары,күкрәп үскән иген кырлары, урман-сулары белән бер күркәм булса, эшчән, тырыш халкы, талантлы шәхесләре белән дә горурланырлык ул безнең Камай авылы.Ул шәхесләр арасында Вафирә ханым да бар. Вафирә дигәч тә,фамилиясен, исем, дәрәҗәләрен атау кирәкми, сөйкемлелек, мөләемлылыкның, сәхнәдәге серле гүзәллекнең нәкъ үзе булып күз алдына килә дә баса.

10 февральдә «Минем авылым, минем якташларым» проекты кысаларында, Камай авылы китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Татарстанның һәм Каракалпакстанның халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллинага багышланган “Җырларың калды истәлеккә” исемле искә алу кичәсе уздырды.

Чара Вафира Гыйззатуллинаның истәлек тактасына чәчәкләр салудан башланды. Искә алу кичәсендә Камай, Псәй, Турай, Тат.Тәкәш, Тойгуҗа авылының үзешчән артистлары катнаштылар һәм Вафира апаның репертуарыннан җырлар башкардылар. Хәтер кичәсен Камай авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлфидә Галимуллина әзерләде һәм алып барды Вафира Гыйззатуллинаның  видеоязмалары һәрбер  тамашачының күңеленә үтеп кереп , дулкынландырды. Җавап сүзе белән Менделеев районы Мәдәният идарәсе башлыгы Бикбаев Дамир Радикович, Үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Фәрхетдинова Райхана Ситдыйковна, Менделеевск шәһәренең татар китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Хафизова Гөлназ Рафкиловна чыгыш ясадылар. Чарада катнашучыларга Камай авыл җирлеге башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары  тапшырылды.

Сагынырсыз әле кызыгызны

Сандугачка мине тиңләрсез

Вафирәдәй безнең гөлләр диеп

Елый-елый сулар сибәрсез,-дип язган иде Вафирә апа. Әйе, сагынабыз сине бөркет йөрәкле сандугачыбыз.Үзең инде безнең арабызда булмасаң да моңлы һәм дәртле җырларың безне гомер буе озата барачак.