Тормыш яме –Әнкәй, хатын-кыз

Көннең яктылыгы кояшта,күкнең матурлыгы йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Җир йөзен бизәгән хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләп, китапханәче Галимуллина Г. 7 нче мартта Камай авылы китапханәсендә 8 март -Халыкара хатын –кызлар көненә багышланган “Тормыш яме –Әнкәй, хатын-кыз “ исемле кичә уздырды.

Чарада мәчеткә йөрүче әбиләр һәм китап укучы апалар катнашты. Кичәдә иң кадерле кешеләребез - газиз әниләребезгә багышланган шигырьләр укылды, җырлар яңгырады. Юзикиева Римма укыган “Балаларга” исемле мөнәҗәт күңелләрне тетрәндерде. Килгән кунаклар башваткыч уенында тапкырлыкларын күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.