Виртуаль экскурсия “Авылым һәм аның данлыклы кешеләре”

Камай авылы  мәктәбендә уздырылган  “Авылым һәм аның данлыклы кешеләре” исемле виртуаль экскурсия балаларда зур кызыксыну уятты.

Алар авыл урамнары буйлап сәяхәт иттеләр, авылның  талантлы шәхесләрен барладылар, бүгенге яшьләребезнең уңышларына сөенделәр.

Камай мәктәбен бетергән, көрәш буенча  ике тапкыр дөнья чемпионы Калимуллин Реназ, 2015 елда Самара шәһәрендә узган "WorldSkills" конкурсында беренче урынны яулаган Кабиров Фәнис, 2016 елда "WorldSkills" конкурсында беренче урынны алган Зиннатуллин Айзат, волейбол буенча республика спартакиадасында беренче урынны алган Шайхиев Риас укучылар өчен үрнәк булып торалар.

Менделеев районын, Камай авылын еракларга ишеттергән  шәхесләребез булуы белән без горурланабыз.