Шушы яктан,шушы туфрактан ул...

13 нче февальдә Камай авыл мәдәният йортында җырчы сандугач  Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә  багышланган кичә  узды.

Кичәдә район мәдәният идарәсе җитәкчесе Шигапова Е. В., Галиева Л. Ф., җырчының кызы Камилә, сеңлесе Әлфирә ханым катнашты. Чара Вафирә Гыйззәтуллинаның мемориаль тактасына чәчәк салу белән башланып китте һәм районнның татар авылларыннан килгән үзешчән артистлар чыгышы белән дәвам итте. Вафирә Гыйззәтуллинаның тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. Килгән кунаклар истәлекләре белән уртаклаштылар. Камай авыл башкарма комитеты җитәкчесе  вазифасын вакытлыча башкаручы Аглиева И. И., җырчының кызы Камилә килгән кунакларга һәм чараны әзерләүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Кичәне  китапханәче Галимуллина Г.М. алып барды.