Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Милли рухыбыз җырчысы

2 март көнне “Татарстанның халык язучысы”, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан язучының якташлары – Башкортостан Республикасы Благовар районы Үзәк китапханәсе “Еникине укыйбыз” акциясен үткәрү башлангычы белән чыкты.

1 март көнне #Еникинеукыйбыз акциясенә Бәзәкә авылы китапханәсе дә кушылды. Моның өчен Еники иҗатын яктырткан “Рухи байлык сакчысы” дигән  күргәзмә әзерләнде һәм “Милли рухыбыз җырчысы” дигән әдәби кичә үткәрелде.

Кичәдә китапханәче Ф.Башарова кыскача язучының тормыш юлы белән таныштырып үтте, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Аннары китапханә укучылары татар халык моңнары астында язучының милли рух сирпелеп торган, кешеләр язмышы һәм алар арасындагы мөнәсәбәтләр турында гаҗәеп бай, итагатьле тел белән язылган «Әйтелмәгән васыять», «Рәшә», «Картлар», «Кояш баер алдыннан», «Саз чәчәге», «Без дә солдатлар идек» әсәрләреннән өзекләр,  шаян «Бүрек» хикәясен тулысынча укыдылар.

Кичәне йомгаклап китапханәче Ә.Еникинең яшәүнең мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм иткән әсәрләре укучылар күңелендә үз урынын табар һәм еллар үткән саен кадере арта гына барыр дигән фикерен белдерде.