Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Гомернең асылын аңлагыз

3 нче апрель көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Ф.Галимованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Гомернең асылын аңлагыз” дигән бенефис кичәсе уздырылды.

Гомеренең 22 елын Саклык банкының Бәзәкә филиалында кассир-контролер булып эшләгән Фәймә Миннахметовна 25 ел инде безнең китапханәнең актив укучысы. Шул еллар буена китапханәдә бер генә чара да аннан башка үтмәгәндер. Моннан тыш әле ул быел оешкан “Хәят” түгәрәге әгъзасы да, авылның мәдәният йортында күп еллар эшләп килүче драмтүгәрәккә йөреп бик күп спектакльләрдә баш рольне башкаручы да.

Кичәгә Ф.Галимованың укыган китапларыннан “Укыдым.Ошады. Сез дә укыгыз!” дигән китап күргәзмәсе һәм “Яраткан эш ялыктырмый” дигән кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Кичәдә махсус әзерләнгән презентация концерт номерлары белән үрелеп барды. Юбилярны котларга якыннары,хезмәттәшләре, мәдәният йорты һәм “Ләйсән” балалар бакчасы хезмәткәрләре дә килгән иде.

Ф.Галимова 60 ел дәвамында безнең арада яшәгән кеше. Бер яктан карасаң ул гап-гади авыл хатыны, икенче яктан карасаң, тормыш дигән кара урманда рухый көчкә таянып йолдызларга карап юл алган, күңеле белән сайлап алган үз сукмагыннан тайпылмыйча хыялларын тормышка ашырган зирәк акыллы, кыю, гадел ханым. Кичәдән хөрмәтле юбиляр да, килгән тамашачылар да канәгать булып таралыштылар.