Бизякинская сельская библиотека - филиал № 3

Рәхмәт сиңа, солдат!

Рәхмәт сиңа, солдат!

21 февральдә Бәзәкә авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, түбән класс укучылары катнашында  “Рәхмәт сиңа, солдат!” дигән иҗади сәгать үткәрелде. Бу чарада балалар Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әтиләренә үз куллары белән бүләк – фоторамка эшләделәр. Эш барышында  укучылар белән әтиләре турында  сөйләшеп алдык. Һәркайсы әтисе турында сөенеп һәм горурланып сөйләде. Чара соңында барыбыз бергә фотога төштек һәм укучылар бүләкләрен тапшыру өчен өйләренә ашыктылар.