Милли рухыбыз җырчысы
2 март көнне “Татарстанның халык язучысы”, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулды. Шул уңайдан язучының якташлары – Башкортостан Республикасы Благовар районы Үзәк китапханәсе “Еникине укыйбыз” акциясен үткәрү башлангычы белән чыкты. 1 март көнне #Еникинеукыйбыз акциясенә Бәзәкә авылы китапханәсе дә кушылды. Моның өчен Еники иҗатын яктырткан “Рухи байлык сакчысы” дигән күргәзмә әзерләнде һәм “Милли рухыбыз җырчысы” дигән әдәби кичә үткәрелде.