Татарская библиотека - филиал № 19

Шигъри тәлгәшләр

10 февраль көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” клубының беренче, “Шигъри тәлгәшләр” дип аталган утырышы булды.  Яңа гына оешкан клубның исеме, максаты, киләчәккә планнары билгеләнде.

 Классик һәм якташ шагыйрьләребез иҗатын үрнәк итеп, үзебез дә,  күнелләрдә туган хис-тойгыларны язып барырга, бер-беребезгә укырга, фикер алышырга килешенде.

 Ике китап авторы Диләрә Хуҗина үзенең яңа шигырьләрен тәкъдим итте. Гөлниса апа Евдакимова да шигырь юлларына салган уй-хисләрен җиткерде.Танышып, аралашып, матур шигырьләр тыңлап, күңелләребез сафланды.

Киләчәктә очрашулар дәвам итәр дип ышанабыз. Шигъри җанлы, татар әдәбиятына битараф булмаганнар “Ядкарь” клубына рәхим итегез!

Адресыбыз: Менделеевск шәһәре, Химиклар урамы, 5нче йорт, Татар китапханәсе. Элемтәгә керү өчен телефон: 2-00-47