Татарская библиотека - филиал № 19

Моңлы да ул, нурлы да ул – туган тел

21 февраль – Халыкара туган тел көнендә, Татар китапханәсе 7нче бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән “Моңлы да ул, нурлы да ул – туган тел” дигән танып белү сәгатьләре уздырды.

Чарада Татар Конгрессының Менделеевск бүлеге җитәкчесе Галиева Л.Ф. катнашты. Балаларны сәламләп, аларга үзенең теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде. Сабыйлар татар, рус, удмурт, мари телләрендә исәнләштеләр.

Китапханәче Хафизова Г.Р. туган тел төшенчәсен, дөньядагы бик күп телләрнең онытылып юкка чыгуын аңлатты, борынгыдан килгән әби-бабаларыбыз телен белү кирәклеген төшендерде. “Халык әйтсә – хак әйтә” дигән китап күргәзмәсе аша, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштырды. Балалар әкият тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, мавыктыргычлар, иярмешләр әйттеләр, татар телен өйрәнү күнекмәләрен ныгыттылар.

Халиков Альберт, Нислин Данил, Бәдретдинова Аида татарча, Ефимов Ринат, Кононов Саша рус телендә, Максимов Володя удмуртча шигырьләр сөйләделәр.

Ахырда, балалар Г.Тукайның “Туган тел” шигыре буенча эшләнгән мультфильм карадылар.