Татарская библиотека - филиал № 19

Татар китапханәсе хәбәр итә

Татар китапханәсенең кечкенә залы бакча балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен җиһазландырылган.

Сабыйлар биредә буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Китап-журналлар укып белемнәрен арттырсалар, төрле уеннар уйнап ял итәләр; рәсемнәр, төрле эшләнмәләр ясап, зиһеннәрен ныгыталар. Татарча өйрәнүчеләр өчен дә мөмкинлекләр тудырылган биредә.Балалар татарча кечкенә китапчыклар, карточкалар аша аерым сүзләр, җөмләләр өйрәнәләр, бер-берләренең белемен тикшерәләр. Шулай уен аша татар теленә тартылалар. Соңыннан өйдә дә укыр өчен, китаплар сайлыйлар.