Татарская библиотека - филиал № 19

Менделеевлылар “Ак калфак” җыенында

15-17 июль көннәрендә“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларыиҗтимагый оешмасы күчмә утырышы Тукай районында узды. Чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан җыелган татар хатын-кызлары төрле чараларда катнашып, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән танышты.

          Менделеевск районыннан җыенда Татар Конгрессының Менделеевск бүлекчәсе җитәкчесе Л.Ф.Галиева, “Ак калфак” җирле оешмасы әгъзасы Г.Р.Хафизова катнаштылар. “Киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без” исеме астында узган чарада Тукай районы авылларында яшәгән күренекле шәхесләр, аларның эшчәнлеге белән танышу өч төркемгә бүленеп алып барылды.

Без катнашкан төркем “Теләнче Тамак сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәп” бинасының элекке хуҗалары – сәүдәгәр-меценатлар, мәгърифәтче абыйлы-энеле Хәлфиннәр шәҗәрәсе белән, Биклән авылында шәхси эшмәкәр Крицкая Римма Габдулла кызының эшчәнлеге белән танышты һәм шагыйрә Сәетгәрәева Рәзинә Габделбар кызы белән очрашты. Миннехуҗин Равил Лотфулла улының, Минеханов Минталип Исмәгыйль улының крестьян фермер хуҗалыкларын карау да күңелгә бик хуш килде. Теләнче Тамак авылында картлар һәм инвалидлар йортына бару, «Хатлар» проекты эшчәнлеген белү күңелгә якын;“Басу яру” (Иске Абдул авылы) “Киленгә су юлы күрсәтү”(Биклән авылы), йолаларын карау бикфайдалы булды.Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар кулы белән эшләнгән декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты “Алтын битлек” халык театры куйган “Туй күлмәгем – соңгы бүләгем” спектакле соклану хисләре калдырды. Иске Абдул авыл халкы, әфганчы ир-егетләр тырышлыгы белән булдырылган “Гиндукуш” хәрби дан музееннан да горурлык хисләре белән, күңелләребез мөлдерәмә тулып чыктык.

“Татар халык уеннары”, кул эшләре буенча өйрәтү дәресләре, “Кунаклашу”, “Кунак каршы алу” уеннарында катнашу, бер-беребез белән танышу-аралашу,  мөхтәрәм шәхесләр: шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, язучы Марат Әмирханов, җырчы Зөһрә Сәхәбиева, танылган журналистларның безнең белән бергә булулары – бар да күңелгә бик ятышлы булды. Тукай районы башлыгы Ф.М.Камаевның, башка җитәкчеләрнең,халыкның гадилеге, кунакчыллыгытаң калдырды. Нык, хәлле хуҗалыклар, авыллар биредә тырыш,уңган-булган кешеләр яшәвен исбатлый. Ачык йөзләре, тәмле сый-нигъмәтләре белән истә калдылар алар.

Пленар утырышта“Милли шура” рәисе В.Г.Шәйхразиев катнашты.“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасыҗитәкчесе К.Р.Идрисова биргән киңәшләр, урынлы шелтәләр безнең район “Ак калфак” оешмасы  эшчәнлегендә искә алыныр, бергәләп нәтиҗәле эш алып барырбыз дигән уйларга этәрде.